ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Азнакай районының яшь геологлары республика олимпиадасында катнашты

0

Әлмәт шәһәрендә узган яшь геологлар олимпиадасында Азнакайдан да яшь геологлар катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайты яза.

Унынчы тапкыр уздырылучы олимпиадада быел Татарстан, Башкорстан, Белоруссия республикалары һәм Пермь төбәгеннән 38 команда җиңүче исеме өчен көрәште.

Яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы Әлмәттә «Солнечный» лагеренда үтте. Әлеге олимпиадада Азнакай данын Актүбә бистәсе 1 нче мәктәбе укучыларыннан торган «Авантюрин» командасы яклады. Аның җитәкчесе – Зинира Шәмсетдинова.