ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Якшәмбе көнне Татарстанда кабат яшен һәм көчле җил булачак

0

Иртәгә, 21 июльдә, Татарстанда кабат һава торышы бозыла. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Якшәмбе көнне республикада урыны белән, шул исәптән Казанда да, кабат яшен, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә (Бофорт шкаласы буенча, 13,9 – 17,1 метр тизлектәге җил көчле, ә 17,2 – 20,7 метр тизлектәгесе нык көчле җил дип исәпләнә).

Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда һәм Казанда томан төшәчәк.

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм 24-29 градус җылы көтелә.