ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Татарстанда кабат көчле җил, яшен һәм томан төшүе көтелә

0

Иртәгә, 20 июльдә, Татарстанда кабат һава торышы бозыла. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез республикада урыны белән томан төшәчәк. Көндез республиканың кайбер җирләрендә, шул исәптән Казанда да яшен булачак һәм җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Бофорт шкаласы буенча 13,0 – 17,1 метр тизлектәге җил көчле, ә 17,2 – 20,7 метр тизлектәгесе бик көчле булып санала. 17,2 – 20,7 м/с тизлектәге җил агач ботакларын сындыра, җилгә каршы бару бик авырлаша.

Бүген Татарстанда 24 градустан 29 градуска кадәр эссе көтелә.