ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Җәлилче, шагыйрь Әхмәт Симаевның туган авылында яшәүче: 5 кеше кыш чыктык

0

Җәлилче Әхмәт Симаев Мордовия республикасының Усть-Рахмановка авылыннан. Урман уртасында урнашкан авылда бик аз кеше калган.

Авылда яшәүче Сәмигулла Тугушев сүзләренчә, кышын авылда 5 кеше яшәгән.

«Авыл бетә. Авылга узып булмый, чөнки юл юк. Кышын 5 кеше яшәдек. Хәзер 20ләп кеше бардыр. Җәйгә кайтып торучылар бар әле. Авылга су кергән, газ кергән.120 хуҗалык булган вакытлар бар иде. Кеше калмады. Безнең дә балалар Мәскәүдә. Кибеткә 9 километр ераклыктагы Колопино авылына йөрибез. Кышын бөтенләй юл калмый, бер кешенең «снегоходы» бар, ул гына йөртә», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, авылга 8 километр урман эченнән керергә кирәк. Авылда Әхмәт Симаев истәлегенә бер әйбер дә юк. «Авылда алар истәлегенә берни дә юк. Аларның нигезе безнең янда. Симаевның әти-әнисе дә бу зиратта җирләнмәгән, чөнки алар Мәскәүгә киткәннәр», – диде ул.

Җәлилче авылыннан тулы репортаж «Интертат» сайтында «Җәлилчеләр җире» проекты кысаларында чыгачак.

  • Мордовия республикасында ике Усть-Рахмановка авылы бар. Әхмәт Симаевның туган авылын Яңа Аллагол дип атыйлар (Краснослободск районы). Җирле халык Валендур дип тә йөртә. Монда халык икенче районда (Атюрьево районы) урнашкан Усть-Рахмановка авылыннан килеп урнашкан булган.
  • Әхмәт Симаев (1915-1944) — Бөек Ватан сугышында, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән, 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә фашистлар җәзалап үтергән татар әдипләренең берсе. Аңа 28 яшь була.