ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Питрәч районының биш авылында йорт хайваннарына бушлай вакцинация ясатып була

0

Питрәч районы авылларында йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай вакцинация ясатып булачак. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

14 августта белгечләр Беренче Майда (кибет янында) 9:30дан 10:00гә кадәр һәм Богородское авылында (авыл советы бинасы янында) 10:00дән 10:30га кадәр, Көек авылында («Светлый» торак комплексы парковкасында) 10:45тән 11:30га кадәр кабул итәчәкләр.

16 августта ветеринария табиблары Кощак авылында һәм «Царево» торак комплексында булачак. Вакцинация 9:30дан 10:00 сәгатькә кадәр амбулатория каршындагы парковкада, шулай ук 10:00 сәгатьтән 10:45 сәгатькә кадәр «Территория комфорта» офисы янында үткәреләчәк, диелә хәбәрдә.