ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

«Әкият» курчак театрында экскурсияләр чоры башланды

0

«Әкият» курчак театры, сезонын ябып, труппаны җәйге ялга озаткач, экскурсияләр чорын башлап җибәрде.

«Хәзер театрда экскурсияләр башлана. Туристларда бинаны күрү ихтыяҗы зур», диде театрның башкарма директоры Илфат Ганиев «Татар-информ» хәбәрчесенә театр сезоны ябылыр алдыннан.

Театр бинасы буйлап экскурсияләр эш көннәрендә 11.00, 14.00, 16.00 сәгатьләрдә үтә.

Экскурсияләргә килүчеләр театр фойесында, тамаша залларында һәм театр музеенда була ала.