ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Лениногорскида Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концерты була

0

8 июльдә 17.30 сәгатьтә Лениногорскида түбән сулык янындагы сәхнәдә, ЗАГС бинасы янында бәйрәм концерты була. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлана. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

Программада такыя үрү буенча мастер-класс, аквагрим, сәүдә рәтләре оештырыла.

Бәйрәмдә актив катнашкан гаиләләргә бүләкләр тапшырылачак.