ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Алинә Заһитова үз боз тамашасы турында: Дөньяда булмаган шоу ясарга телим

0

Күптән түгел Алинә Заһитова «Хранители времени» үз боз тамашачы турында игълан иткән иде. Фигуралы шуучы мондый карар кабул итүгә нәрсә этәргәне турында сөйләде. Бу хакта «Чемпионат» басмасы хәбәр итә.

«<...> минем һәрвакыт үз тамашамны булдыру хыялым бар иде, ул тиздән чынга ашачак. Анда минем ниндидер идеяләрем була, мин катнашкан башка шоуларга охшамаган, дөньяда аналоглары булмаган шоу ясарга телим», — диде 2018 елгы Олимпия чемпионы.

«Мин моңа бик озак килдем, чит илләрдә һәм Россиядә күп кенә шоуларда булдым, минем зур тәҗрибәм бар», — диде ул.

«Мин барысы белән үзем шөгыльләнәм. Әлбәттә, минем зур коллективым бар, аларның тәкъдимнәрен тыңлыйм, ләкин уникаль тамаша ясарга телим», - дип аңлатты ул.

29 һәм 31 августта Казанда «Хранители времени» боз тамашасының премьерасы була.