ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда кабат яшен һәм көчле җил көтелә

0

Иртәгә, 8 августта, Татарстанда температура төшү фонында һава шартлары начарлануы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе көндез һәм кич республикада урыны белән яшен көтелә. Төньяк-көнбатыштан көчле җил, ул секундына 15-18 метр тизлектә исәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атмосфера фронты узганнан соң Татарстанда аномаль эсселекне уңайлырак һава торышы алмаштырды. Бүген төбәктә һава температурасы +30 градустан артмаячак дип фаразлана.