Путин Моди белән сөйләшәчәк һәм гаилә конкурсында катнашучылар белән очрашачак
Киләсе атнада Россия Президенты Владимир Путин Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән сөйләшәчәк. Дәүләт башлыгының киләсе 7 көнгә планнары белән журналист Павел Зарубин Телеграм-каналында уртаклашты.
Моннан тыш, Владимир Путин 11-12 июльдә Санкт-Петербургта БРИКС парламент форумында катнашучылар алдында чыгыш ясар дип көтелә.
Президентның Хөкүмәт һәм Иминлек советы даими әгъзалары белән очрашулары планлаштырыла.
Шулай ук Россия Президенты «Бу безнең гаиләнеке» («Это у нас семейное») конкурсы финалистлары белән әңгәмә корырга җыена. Искәртик, катнашучылар арасында Татарстаннан 6 команда бар.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Нарендра Моди 8-9 июльдә Мәскәүгә рәсми сәфәр белән килә. Россия белән Һиндстан арасында киләчкәтәге хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук халыкара һәм төбәк көн тәртибендәге мәсьәләләр турында фикер алышу көтелә.