ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Әлки районы Базарлы Матак авылында танталы рәвештә чишмә ачылды

0

Әлки районы Базарлы Матак авылының «Өмет» мәчете янәшәсендә Чишмә ачылу тантанасы узды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Лилия Шафикова яза.

Бәйрәмне башлап җибәрү өчен сүз Әлки районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиевка бирелде. Үзенең чыгышында ул бу игелекле эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев билгеләп үткәнчә, «Өмет» мәчете тулы мәгънәле комплекс булып тора: биредә балалар, яшьләр белән эш алып барыла, ә хәзер чишмә дә ачылды. Димәк, бездә бер су чыганагы артты. «Чишмә су чыганагы гына түгел, ул сәламәт, яшәү билгесе дә», – диде ул.

«Кеше сыендыру» хәйрия проектын оештыручы Инсаф Вәлиев билгеләп үткәнчә, нәкъ 2 ел элек Лаеш районының Усады авылында шундый ук беренче чишмә ачылган. Бүгенге көндә 14нче шундый объектны ачуга әзерлек бара. «Бездән тәүлегенә 100 тоннадан артык су алына. Бик мөһим эш бу, монда теләгән һәркем килә ала. Сез башка районнар өчен яхшы үрнәк», - диде ул.

«Өмет» мәчетенең Имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Вафин барлык катнашучыларны Чишмә ачылуы белән котлады, бу мөһим эштә катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Чишмә Әлки халкын чиста су белән тәэмин итәчәк. Монда тирән фильтрланган артезиан суын бушлай алырга мөмкин. Чишмәдән милләтенә һәм диненә карамастан барысы да файдалана ала дип әйтте.

Радик Шәфигуллин, Румия Шакировадан да котлаулар яңгырады. Алар тагын бер тапкыр мәчет төзелеше тарихы, чишмәне ачу, мәчетнең яшь мәхәллә әгъзалары үткәргән башка чаралар турында искә төшерде.