ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кытай Генераль консулы: Яңа авиарейс, мөгаен, Казанны Шанхай белән бәйләр

0

Яңа авиарейс, мөгаен, Татарстан башкаласын Кытайның иң зур шәһәрләренең берсе – Шанхай белән бәйләр. Бу хакта, моңарчы «Кытай тәме» гастрономия кичәсе барышында хәбәр ителгән авиаэлемтә ачылуны конкретлаштырып, Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо белдерде.

«Хәзер [процесс] сөйләшүләр дәрәҗәсендә, ике як та [кызыксыну] белдерә. Бу, мөгаен, Шанхай булыр. <...> Бу мөмкин кадәр тизрәк [булыр], дип өметләнәм», — дип билгеләп үтте дипломат журналистлар сорауларына җавап биргәндә.

Генераль консул әйтүенчә, йөртүләрне Көнчыгыш авиакомпаниясе (China Eastern Airlines) башкарачак. Компания инде Пекин һәм Шанхайны Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән бәйләүче рейсларны башкара. Россия башкаласында авиакомпаниянең вәкиллеге бар.

Авиаэлемтәне ачу өчен нәкъ менә әлеге шәһәр сайлануын Сян Бо Шанхайның Кытайның иң зур шәһәрләренең берсе булуы белән аңлатты (2023 ел башына аның халкы 24,8 миллион кеше тәшкил иткән –Т-И күрс.).

Дипломат шулай ук яңа юнәлешкә ихтыяҗ булачагына ышанычын белдерде. Шул ук вакытта Сян Бо аның, беренче чиратта, туристларга исәпләнгән булачагы турында белдерде.