ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кукмара районы сыеры конкурста иң матуры дип танылган

0
Кукмара районы сыеры конкурста иң матуры дип танылган

«Агроволга — 2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында быел өченче тапкыр «Агроволга чибәре» дигән сөт продуктивлыгы юнәлешендәге мөгезле эре терлекләр конкурсы узды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова яза.

Анда 38 хуҗалыктан сыерлар катнаша. Районның «Урал» хуҗалыгы сөтлебикәсе чемпион дәрәҗәсенә лаек була.

Моннан тыш, иң яхшы терлекләрне 13 номинациядә билгелиләр. «Урал» хуҗалыгы сөтлебикәсе — күкрәк читлеге киңлеге буенча, «Гаврилов» агрофирмасыныкы аякларның иң яхшы куелышы өчен иң яхшысы дип таныла.