ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанга яшенле яңгыр һәм көчле давыллы җил килә

0
Татарстанга яшенле яңгыр һәм көчле давыллы җил килә

Иртәгә, 6 июльдә, Татарстанда аномаль эсселек саклану фонында һава шартларының шактый начарлануы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге давыл турында чираттагы кисәтүен таратты.

Шимбә көндез һәм кичен республикада урыны белән, шул исәптән Казанда да, актив атмосфера фронтлары үткәндә яшен, җилнең секундына 22-27 метрга кадәр көчәюе һәм яңгырлар көтелә. Урыны белән шулай ук эре боз явуы ихтимал.

Бофорт шкаласы буенча, секундына 20,8-24,4 метр тизлек белән исүче җил давыллы, ә секундына 24,4-28,4 метр тизлек белән исүчесе көчле давыллы дип атала. Көчле давыл биналарны җимерә һәм агачларны тамыры белән йолкып чыгара ала.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, синоптиклар Татарстанда яшен һәм температура рекордлары көтә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, үз чиратында, югары эсселек булган һәм җил көчәйгән вакытта куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртте.