ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов Татарстан халкын аномаль эсселек вакытында сак булырга чакырды

0
Миңнеханов Татарстан халкын аномаль эсселек вакытында сак булырга чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында республика халкын төбәккә килгән аномаль эсселек сәбәпле сак булырга чакырды.

«Республикада атна буе аномаль эссе һава торышы! Ял көннәре җитә, һәм күпләр, мөгаен, аларны суда үткәрергә уйлыйдыр. Кызганыч, су коену сезоны башланганнан бирле без инде 53 кешене югалттык», - дип белдерә республика җитәкчесе.

«Барыгызны да уяу булырга чакырам! Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз! Кыздыручы кояш астында кирәксезгә урамда йөрмәгез!» - дип ассызыклый Миңнеханов.

«Көннең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз, бигрәк тә өлкәннәр», - дип өсти Рәис.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, синоптиклар Татарстанда яшен һәм температура рекордлары көтә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, үз чиратында, югары эсселек булган һәм җил көчәйгән вакытта куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртте.