ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллыда сезон башланганнан бирле биш кешене кара елан чаккан

0

Чаллыда 2024 елның апреленнән 5нче шәһәр хастаханәсенә инде 5 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның барысы да кара елан чагудан зыян күргән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең бөтенесе дә тиешле медицина ярдәме алган һәм хәзер үзләрен яхшырак хис итәләр. Әмма аяктагы шеш акрын кими, шуңа күрә зыян күрүчеләргә әле озак вакыт реабилитация процессы үтәргә кирәк.

Хастаханәдә сөйләүләренчә, пациентларның берсен – 59 яшьлек Гүзәлияне сәфәр вакытында елан чаккан: гаилә ял итеп алу өчен юл читендә туктаган. Хатын-кыз машинадан чыккан, чирәмдә бер-ике адым атлаган һәм авырту тойган. Ул башта черки тешләде дип уйлаган. Аннары шуышып китеп барган зур еланны күреп алган.

40 яшьлек Айгөл исә ире белән балык тотарга барган. Соңрак ул, җәйге аяк киемен һәм оекбашларын салгач, яра эзе күргән. Аннан соң аягында шеш барлыкка килгән, кичкә таба ул тездән дә югарырак күтәрелгән, аягы зәңгәрләнә башлаган. Шуннан соң хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр.

Табиблар киңәш иткәнчә, елан чаккан урынны су белән юарга, бизәнү әйберләрен салырга кирәк. Шуннан соң яраны водород перекисе яки хлоргексидин белән дезинфекцияләргә һәм кулны яки аякны бик тыгыз итмичә бәйләргә.

Аннары күп итеп су эчәргә һәм аллергиягә каршы бер таблетка кабул итәргә киңәш ителә.