ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов: Кукмара районы – күп күрсәткечләр буенча үрнәк

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәре кысаларында терлекчелек өлкәсендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән танышты һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кукмара районы – күп күрсәткечләр буенча үрнәк. Авыл хуҗалыгында зур уңышлар, инвесторлар белән яхшы төзелгән эш. Кукмара районы – сөт савып алу буенча рекордсмен, сез 500 тонна тәүлеклек савымга чыктыгыз. Үсеш өчен потенциал бар. Барлык проектлар һәм программаларыбызны гамәлгә ашыруны дәвам итү мөһим», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов беренче объектта – 1500 баш сыерга исәпләнгән сөт комплексында булды. Объектка автоматлаштырылган саву залы керә, анда бер үк вакытта 50 сыерга кадәр хезмәт күрсәтә алалар. Комплекста хәзер барлыгы 1337 баш терлек асрала. Ел ахырына аларның санын 1500 гәҗиткерергә планлаштыралар. Көн саен 23 тонна сөт җитештерелә, киләчәктә 44 тоннага чыгу планлаштырыла. Бер сыерга уртача тәүлеклек савым 33,3 литр тәшкил итә. Предприятиедә үз авыл хуҗалыгы җирләре юк, азык белән тәэмин итү терлек азыгы үзәге аша оештырылган.

Аннан соң республика Рәисе 4800 башка исәпләнгән яңа сөт-товар фермасы төзелеше барышы белән танышты. Проект 2028 елга кадәр дүрт этапта гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта 1200 баш сыер абзары, 50 урынга исәпләнгән саву залы, бозаулау бүлеге, су җыю манарасы, вакытлыча керү юлы һәм яктырту бинасы төзелә. Беренче этапны быел ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Монда ук сыер абзары өчен аерым җайланма элементлары җитештерү оештырылган.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов район җитештерүләре продукциясе күргәзмәсен карады. Экспозициядә Кукмара киез итекләре, савыт-саба, авыл хуҗалыгы җиһазлары, сөт һәм ит продукциясе тәкъдим ителгән. Аграрийлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов район казанышларын югары бәяләде.

Район башлыгы Сергей Димитриев, чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды, дип хәбәр итте. Барлык мәйданнар да вакытында эшкәртелгән һәм чәчелгән. Аграрийлар азык культуралары өчен мәйданнарны арттыра. Терлекчелек өлкәсендә тәүлеклек савымны 700 тоннага җиткерү планы бар. Моның өчен сыерлар санын тагын 10 меңгә арттырырга кирәк.