ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда ел башыннан алып 1 меңгә якын кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән

0

«Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы кысаларында республикада бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. 2024 елның беренче яртыеллыгында аны 996 кеше алган. Нигездә, хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары, I һәм II төркем инвалидлар, күп балалы гаиләләр бушлай юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Республиканың Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юридик консультацияләрне күбесенчә хезмәт, торак законнары, шулай ук социаль тәэмин ителеш белән бәйле мәсьәләләр буенча үткәргәннәр. Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре судларга дәгъва һәм кире кагу гаризалары, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарына гаризалар кебек хокукый характердагы 150дән артык документ төзегән.

Искәртеп узабыз, бушлай юридик ярдәмнән район халкы да читтә калмаган. Республиканың төрле муниципаль районнарында 177гә якын гражданга бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән.

Түбәндәге адрес буенча квалификацияле юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 124 йорт, 2 корпус.