ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Алабугада җәйге кичәләр» халыкара фестивале ачылышында Аида Гарифуллина чыгыш ясады

0
«Алабугада җәйге кичәләр» халыкара фестивале ачылышында Аида Гарифуллина чыгыш ясады

4 июльдә Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» VI Халыкара музыка фестиваленең концерт-ачылышы узган. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәдәни инициативалар президент фонды ярдәме белән үткәрелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дөнья операсының танылган җырчысы, атарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Аида Гарифуллина концертның беренче бүлегенең бизәге булды. Ул тамашачыларга танылган композиторларның – Людвиг ван Бетховенның 5 номерлы концерты, Джакомо Пуччининың «Лауретта ариясе», Жорж Бизеның «Кармен» операсына увертюра һ.б. әсәрләрен башкарды, диелә хәбәрдә.

Фестиваль ачылышында Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, меценат Леонид Барышев катнашкан.

Ирада Әюпова Рөстәм Нуриевка шундый зур масштаблы вакыйганы оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырды.

Фестиваль директоры, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденко һәм фестивальнең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган артисты Борис Березовский сәхнәдән тамашачыларга соклану сүзләре белдергән, барлык катнашучыларны котлаган һәм бәйрәмнең ачылуы турында рәсми рәвештә игълан иткән.

Беренче кичә бөек рус шагыйре Александр Пушкинның 225 еллыгына багышланган. Концертның беренче бүлегендә фестивальнең иң зур коллективы – Татарстан Республикасының дәүләт академия симфоник оркестры чыгыш ясаган. Оркестр Михаил Глинканың «Руслан һәм Людмила» операсына увертюраны соло итеп башкарган.

Фестивальнең беренче җәйге кичәсе традиция буенча лазер шоуы белән тәмамланган. Халыкара музыка фестивале 7 июльгә кадәр дәвам итә.