ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Аномаль эсселек Казанның Девятаев урамында рельсларга зыян китергән, трамвайлар туктаган

0

Аномаль эсселек аркасында Казанның Девятаев урамында рельсларга зыян килгән. Бу хакта «Метроэлектротранс» хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, 2нче маршрут трамвайларының хәрәкәте вакытлыча туктаган. 1нче маршрут трамвайлары Сәет-Галиев тукталышына кадәр барачак.

Казанлыларга үз маршрутларын алданрак планлаштырырга киңәш итәләр.