ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

«823нче километр» фильмы Калининградта Татарстан киносы көннәре кысаларында күрсәтеләчәк

0

7 июльдә Калининградда Татарстан режиссерлары Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаров төшергән «823нче километр» тулы метражлы нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан киносы көннәре кысаларында буыннар бәйләнеше турындагы милли фәлсәфи картинаны фильмның продюсеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итәчәк.

Фильм татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники прозасы мотивлары буенча төшерелгән. 823нче километр» - авторның «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләрен берләштергән тарих. Картинаны төшерү идеясе «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Дәүләт программасы кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган.

Фильмда Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Фәнис Җиһанша, атказанган артистлар Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова төшкән. Картинада актерларның яшь буынын Зөлфәт Закиров, Резеда Сәлахова һәм Илсаф Гыйззәтуллин тәкъдим итә.

2023 елда Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаровның фильмы «Тоджи Сомон» I Дүшәнбе халыкара кинофестивалендә – дипломга, ә XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Тамашачы мәхәббәте призы»на лаек булды.

Калининградта картина оригинал телендә русча субтитрлар белән күрсәтеләчәк.

Фильмны Калининград өлкә тарихи-сәнгать музеендагы (Клиника урамы, 21) уңайлы кино залында карарга мөмкин. Башлана – 15.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

Фильмның ике версиясе (татар телендә һәм русча дубляж) бар.