ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Рөстәм Миңнеханов «Сосенка» сәламәтләндерү-ял учреждениесе»ндә булды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмара районына килде. Ул биредә «Сосенка» сәламәтләндерү-ял учреждениесе»ндә булды.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, объектта җәйге сезон уңаеннан реконструкция үткәргәннәр, өстәмә корпуслар салганнар. Хәзер биредә бер сменада 160ка якын бала ял итә ала. Җәйге сезонда исә лагерьда дүрт сменада 554 бала сәламәтлеген ныгытачак.

Миңнехановка яңартылган объектларны күрсәттеләр. Әйтик, лагерь территориясендә медпункт ачылган.

Республика җитәкчесе шулай ук сменада катнашучылар белән аралашты, алар арасында мәктәп олимпиадалары, спорт ярышларында җиңүчеләр бар иде.