ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

Лениногорск волонтерлар төркеме 29нчы тапкыр махсус хәрби операциягә ярдәм озатты

0

Лениногорскидагы «Ярату һәм догалар белән» («С любовью и молитвами») волонтер төркеме 29нчы тапкыр гуманитар йөкне «алгы сызык»ка һәм госпитальгә озатты. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Әлеге волонтерлар төркемдәге апалар нык ихтыярлы. 2003 ел башында оешкан төркем уңышлы гына эшли. Махсус хәрби операция башлану белән оекбашлар бәйләп җибәрделәр. Хәзер исә алар күп төрле әйберләр җибәрә, коры «душ», яралар төзәтү өчен мазьлар ясыйлар. Шулай ук төркемдә кул эшләренә оста булган ханымнар госпитальгә киемнәр, носилкалар тегә.

Бергәләшеп коры «душ» ясар өчен өмәгә җыелалар, чәйләрне дә бергәләп ясыйлар. Ә гуманитар йөкне озата торган көн алар өчен иң җаваплы көн булып санала. «Төркемдә 70 волонтер. Һәрберсе ачык күңелле, ничек булса да, ярдәм итү җаен карый. Без Җиңү өчен тырышабыз», - ди төркемнең кураторы Эльмира Уламасова.

Фәния ханым һәр гуманитар йөккә токмач әзерли икән. Рима Портнова чәк-чәк, Вера күмәчләр пешереп, гуманитар йөк белән озатканнар. «Гуманитар йөккә өйдә пешкән камыр ризыгы һәрвакыт куябыз. Аннары егетләрдән рәхмәт сүзләре әйтелгән видеолар кабул итәбез», - дип сөйли Эльмира ханым.

Шөгердән Рушания ханым мендәрләр ясый, эчке киемнәр тегә, рубашкадан футболкалар тегә, шулай ук банкаларда салатлар ясап җибәрә. Керкәледән Зөлфия белән Валя карабодай белән иттән солдат боткасы әзерли. Шулай ук башкалар да төрлечә ярдәм итәргә тырыша.

Гуманитар йөкне элеккеге хәрби, махсус хәрби операция зонасында булып, яраланып кайткан Сергей 6 метрлы Газель машинасы белән илтә.

Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәре халкына да ярдәм итү җаен табалар. «Анда балаларга, кешеләргә әйберләр кирәк дип әйттеләр. Без менә памперслар җибәрдек. Шулай әкренләп, халык өчен дә әйберләр җыячакбыз», - ди Эльмира ханым.