ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлмәттә булачак перинаталь үзәкнең беренче эскизларын күрсәттеләр

0
Әлмәттә булачак перинаталь үзәкнең беренче эскизларын күрсәттеләр

Әлмәттә бала тудыру йорты булган яңа перинаталь үзәк төзү турында 2019 елда ук игълан ителгән иде. Бүген объектның 2025 ел ахырына әзер булачагы турында сөйлиләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Перинаталь үзәк Әлмәт бала тудыручы хатын-кызларына гына түгел, ә республиканың бөтен көньяк-көнчыгышына хезмәт күрсәтәчәк. Төзелеш хәзерге бала тудыру йорты янында алып барыла.

Казан архитекторы Елена Вәлиева булачак бинаның эскизларын бастырып чыгарды. Бирем буенча проект 7нче шәһәр хастаханәсенең Казан бала тудыру йортында тормышка ашырылган концепциясен үтәргә тиеш.

«Перфорацияләнгән панельләр, рифланган өслек, медицина брендбукларының ачык төсләреннән сөт гаммасына күчү, болар барысы да бирелгән форманы йомшартырга мөмкинлек бирде», дип архитектор үзенең ТГ-каналында декор идеясен тасвирлады.