ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024

«Шура» альманахының яңа санында Гашурә көне, никахның әһәмияте турында язылган

0

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Шура» альманахының 45нче санын нәшер итте.

Әлеге яңа санда мөхәррәм–рабигыль-ахыр айлары өчен тупланган әһәмиятле темаларга вәгазьләр урын алды. Алар Гашурә көне, никахның әһәмияте, Коръән хафизларның дәрәҗәсе, җәмәгатьнең мөһимлеге, Мәүлид ән-Нәби, өлкәннәрне хөрмәтләү, гыйлемне остазлардан алу һ.б. мөһим темаларга багышлап язылган. Һәр вәгазь, бүгенге көннең актуаль проблемаларын яктыртып, ачыклап, чыгу юлларын табарга тырышып әзерләнгән. Бу үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр, дип яза ТР Диния нәзарәте.

Җыентыкта күп кенә сорауларыбызга җавап, аңыбызга зиһен, күңелебезгә нур, калебебезгә сафлык өсти торган нәсыйхәтләр урын алган, диелә хәбәрдә.