ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мәскәү мәчетенә мөселман һәм христиан хәрбиләренең имзалары куелган флаг бүләк иттеләр

0

Мәскәү Тарихи мәчете имамы Рамил Садыйков шушы көннәрдә блогер Михаил Негматов (Kо4a) белән очрашты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Негматов күптән түгел генә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән барган һәм хәрбиләр белән аралашкан. Ул Тарихи мәчеткә махсус операциядә катнашучы мөселман һәм христиан хәрбиләренең имзалары куелган Россия флагын бүләк итте. Блогер билгеләп үткәнчә, ислам һәм христиан дине вәкилләре үз имзаларын куйган әләм төрле милләттәге һәм төрле дин тотучы россиялеләрнең Ватанны саклау кебек изге эштә бердәмлеген гәүдәләндерә.

Рамил Садыйков Михаил Негматовка рәхмәт белдерде. «РФ мөселманнары Диния нәзарәте Россиянең мөселман хәрбиләренә туган ил алдындагы бурычларын үтәргә хәер-фатиха бирде. Без аларның, куелган бурычларны үтәп, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», - дип искәртте ул.

Имам Мәскәүнең Тарихи мәчетендә махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең туганнары һәм хәрбиләрнең үзләренең очрашулары узуын билгеләп үтте. «Ялга кайткан хәрбиләр дога укыйлар. Әле күптән түгел бер хәрби хатыны һәм туганнары белән бергә безнең мәчеттә исем кушу йоласын үткәрде», - диде ул.