ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бер көн эчендә йөздән артык контрактчы «Батыр» батальонына хезмәт итәргә китте

0

Казанның «Патриот» үзәгендә Татарстан һәм илнең башка төбәкләреннән йөздән артык булачак хәрби җыелды. Аларның күбесе «Батыр» исемле аерым укчы батальоны составында хезмәт итәчәк. Контрактчылар махсус хәрби операция зонасында азат ителгән территорияләренең хәрби комендатурасын ныгытачак.

Самарадан Денис Тормашевский Татарстанга контракт төзү һәм «Батыр»да хезмәт итү өчен махсус рәвештә килгән. Игорь Табанаков исә Төньяк флотында, диңгез пехотасында хезмәт иткән. Ул да «Батыр» батальонында хезмәт итү өчен контракт төзеде.

«Мине әти-әни шулай тәрбияләгән, өйдә кала алмадым. Дусларым, танышларым да шунда, күп кеше китте. Намусым шулай кушты. Килербез, сафларны тулыландырырбыз һәм җиңү белән әйләнеп кайтырбыз дип өметләнәм. Хәзер Татарстанда бер тапкыр бирелә торган түләү артты, теләге булганнар, үзегезнең хәрби комиссариат аша «Батыр» батальонына мөрәҗәгать итегез», – диде Игорь Табанаков.

«Мин үзем Азәрбайҗаннан, әтием хәрби пенсионер иде. Абыем да хезмәт итте. Үзем дә хезмәт итәргә теләгән идем, әмма килеп чыкмады, шуңа күрә мин хәзер илебезне яклаучы батыр егетләр сафында», – дип билгеләп үтте Илкин Мамедов.

  • Хәрби өйрәнүләр һәм подразделениене формалаштыру Самара өлкәсендә урнашкан махсус полигонда узачак. «Батыр»га теләгән һәркем керә ала, яшәү урыны мөһим түгел. Хезмәт итү теләгеннән контракт төзүгә кадәр ике көн вакыт узачак. Башка шәһәрләрдән килүчеләр торак һәм туклану белән тәэмин ителә. Татарстан территориясендә контракт төзүче һәркемгә бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сумга кадәр түләү каралган. Ай саен бирелә торган түләү 210 мең сумнан башлана.
  • РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр хакында тулырак heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 разряд) мөрәҗәгать итәргә була.