ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан премьер-министры урынбасары Лисичанскидагы төзекләндерү эшләре барышын тикшерде

0

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Фәнил Әгълиуллин шефлык астындагы Лисичанск шәһәре социаль объектларын ремонтлау эшләре барышы белән танышты. Хезмәттәшлек турында килешү имзаланганнан соң, шеф-төбәк шәһәрнең сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрен төзекләндерүне ышанып тапшырган җирле подряд оешмасы вәкилләре дә күчмә киңәшмәдә катнашты.

Фото: © «Татар-информ»

Хәзерге вакытта Лисичанскида ике гомуми белем бирү учреждениесендә ремонтлау эшләре тәмамлау стадиясендә.

Татарстан үткәргән капиталь ремонт нәтиҗәсендә мәктәпләр Россия стандартларына туры килә башлады – Фәнил Әгълиуллин яңа спорт заллары һәм ашханәләргә, белем бирү киңлеген оештыру һәм ял итү зоналарына югары бәя бирде. Вице-премьер игътибар иткән кечкенә кимчелекләр кыска вакыт эчендә бетереләчәк.

Лисичанскиның яңа кураторы исә быел Татарстан төзекләндерә башлаган социаль объектлардагы эшләрнең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта шеф-регион өч учреждениедә – балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, музыка мәктәбе һәм балалар бакчасында төзекләндерү эшләрен алып бара.