ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов «Свияжск-Зернопродукт» яңа элеватор комплексында булды

0
Рөстәм Миңнеханов «Свияжск-Зернопродукт» яңа элеватор комплексында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында урнашкан «Свияжск-Зернопродукт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең яңа элеватор комплексында булды.

Татарстан Республикасының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, «Свияжск-Зернопродукт» комплексы авыл хуҗалыгы продукциясен автомобиль, су һәм тимер юл транспортына төяп җибәрү мөмкинлеге белән саклау, чистарту, киптерү, күчереп урнаштыру һәм төяүне тәэмин итәчәк. 16 силос корпусында 112 мең тоннага кадәр ашлык саклана ала. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 2,8 миллиард сумны тәшкил итә. Инвестор – «Август-Агро» компаниясе.

Республика җитәкчесе лабораторияне карады – биредә белгечләр китерелгән ашлыкның сыйфат күрсәткечләрен билгеләячәк һәм ветеринария-санитария нормаларын үтәүне контрольдә тотачак.

Лабораториядән соң Рөстәм Миңнехановка саклау урыннары һәм продукцияне җибәрү линиясен күрсәттеләр. Экскурсиядән соң Татарстан Рәисе проектның перспективаларына югары бәя бирде.

«Бик яхшы мәйданчык, уңайлы инфраструктура һәм уникаль логистик мөмкинлекләр. Тимер юл транспорты, су юлы, янәшәдә М-7 һәм М-12 федераль трассалары. Эшегез җитәрлек булыр, дип уйлыйм», - диде ул.

Элеватор аша елына 450 мең тоннадан артык уңыш үтәчәк. Комплекс судноларга тиз арада – сәгатенә 700 тоннага кадәр, ә тимер юл вагоны һәм автотранспортка сәгатенә 350 тоннага кадәр ашлык төйи ала.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов тротуар плиткасы җитештерүче «Выбор-Поволжье» заводында булды. Биредә тәүлек эчендә 3,5 мең квадрат метр тротуар плиткасы, борт ясау өчен 9 мең бетон юл ташы һәм борт ясау өчен 25 мең бетон тротуар ташы җитештерелә.