ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Ханым» берлеге Германиядә Халыкара фестивальдә татар мәдәниятен таныткан

0
«Ханым» берлеге Германиядә Халыкара фестивальдә татар мәдәниятен таныткан

Германиянең Бад Наухайм шәһәрендә 41нче Халыкара мәдәниятләр фестивале булган (41. Internationales Fest Bad Nauheim). Шәһәр мэриясе оештырган фестивальдә «Ханым» татар хатын-кызлары берлеге дә катнашкан – алар татар мәдәнияте стенды өчен җаваплы булган.

«Ханым берлеге фестиваль кунакларын татар мәдәнияте белән таныштырды: кызлар-егетләребез фестивальдә катнашучыларны кош теле, кыстыбый, өчпочмак, вак бәлеш, чәкчәк кебек милли ашлар белән сыйлады, татар милли киеме үзенчәлекләре белән таныштырды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Германиянең «Ханым» татар хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутова.

Фестиваль сәхнәсендә башка халыклар белән беррәттән татар музыкасы да яңгыраган. «Җырчы Адилә Әхмәтова татар, немец һәм төрек музыкантлары катнашында «Заман», «Син сазыңны уйнадың» җырларын башкарды, музыкант Лилия Хөснуллина Рөстәм Яхин әсәрләрен фортепианода уйнады, Германиядә туып үскән татар кызы Амалия тамашачыларга Эльмир Низамовның Ренат Харис сүзләренә язылган «Өмет йолдызы» җырын ишеттерде», - диде ул.

«Немецлар һәм фестивальдә катнашучылар татар мәдәнияте белән танышып, зур тәэсирләр кичерде. «Төрки халык, Азия халыкларына да якын, шул ук вакытта русча да сөйләшә беләләр», - дип әйттеләр безнең турында беренче фикерләрен. Бу алар өчен бик кызык тоелды. Без мәдәниятебезне тарихи яктан күрсәтергә тырыштык: музыка, уен кораллары, милли киемнәребез үрнәгендә аңлаттык. Милли киемнәрне үзебез тегеп алып килдек, костюмнарыбызның төрле булуы да милли үзенчәлегебезгә игътибарны арттырды», - диде Гөлнур Даутова.

Аның сөйләвенчә, шәһәр мэры Клаус Кресс та татарлар белән кызыксынган. «Безнең белән махсус фотога төште. Без аны чәкчәк белән сыйладык. Татар милләте һәм татар мәдәнияте аның өчен ачыш булды. Без кем икәнлегебезне аңлаттык. Ул безне: «Афәрин, шулай дәвам итегез», - дип мактады һәм теләктәшлек белдерде. Безгә киләсе елда да катнашырга тәкъдим иттеләр», - диде «Ханым» берлеге җитәкчесе.

«Безнең чыгышларны яратып тыңлаучыларның берсе – төрек халкы иде. Бик җылы итеп алкышладылар, алга таба бергәләп башка концертларда да чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Безнең артыбыздан йөгереп йөрделәр диярлек, фотоларга төштеләр. Без милли ашларны тәкъдим иткәч, бер немец хәтта кыстыбый пешерергә дә өйрәнде! Бик ошатты. Ирем – немец, ул үз халкына татар ашлары турында аңлатты, милли ашларыбызны сатып та алдылар», - дип сөйләде ул.

Фестивальдә 30лап милләт катнашкан. «Катнашырга теләүчеләр бик күп, хәтта оештыручылар сайлап та алды. Греклар, итальяннар, филиппиннар, эфиоплар һ.б. булды. Аллаһка шөкер, безгә быел да катнашу бәхете тәтеде. Татарлар арасыннан иң өлкән кеше – 86 яшьлек Лена апа иде. Ул тумышы белән Татарстаннан, Германиядә күптәннән яши. Милләттәшләре белән очрашырга дип, дүрт сәгатьлек юлда килгән. Иң яшь катнашучыбыз – өч яшьлек Әминә иде», - диде Гөлнур Даутова.

«Миңа иң ошаганы шул – ата-аналар балаларын да алып килде. Милләттәшләребез белән бергәләп чәй эчтек, җырладык, рәхәтләнеп күңел ачтык, аралаштык. Фестивальдә татарларны, милли костюмнарны, ашларны күргәч, ашап карагач, безнең мәдәнияткә карата кызыксыну арта. Татарларны тел, аш-су гына түгел, музыка да берләштерә икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Музыканы ишетеп, Лена әбиебез дә елап җибәрде – туган ягының күңел кылларына үтеп кергән, күрәсең», - диде ул.

Халыкара мәдәниятләр фестивалендә Татарстан, Башкортстан, Казахстан, Үзбәкстаннан татарлар җыелган. «Бергә күрешкәч, күздән яшьләр дә чыкты, шатлыгы да булды. Хис-кичерешләрне әйтеп бетерә алмыйм», - дип уртаклашты милләттәшебез.

  • Халыкара мәдәниятләр фестивале (Internationales Fest) – төрле ил һәм милләт вәкилләренең бию, музыка, һәм ризыкларын тәкъдим итү, таныштыру чарасы.