ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Федерация Советы эшләүчеләрнең пенсияләрен индексацияләү турындагы законны хуплады

0

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турындагы закон Федерация Советы тарафыннан хупланды. Түләүләрне яңадан исәпләү киләсе елның 1 гыйнварында көтелә, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Мондый гражданнарның түләүләре күпмегә артачагы иминият пенсиясе күләме һәм пенсия алучыга билгеләнгән, әмма эштән киткәнче түләнмәгән фиксацияләнгән түләүне исәпкә алып билгеләнәчәк. Элеккеге индексацияләр һәм башка төзәтмәләр дә исәпкә алыначак.

Хөкүмәт исәпләвенчә, гомумән алганда, эшләүче россиялеләрнең пенсияләре 1,3 мең сумнан да ким булмаган суммага артачак. Пенсионер эшләвеннән туктагач, аның түләүләре индексация суммасына артачак һәм 2025 елның 1 гыйнварына кадәр аның хезмәт эшчәнлеге вакытында ясалган төзәтмәләр исәпкә алыначак.

Искәртик, бу категория гражданнарның пенсияләрен индексацияләүне яңадан кайтаруны Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумында йөкләде. Механизм һәм аны ни сәбәпле кире кайтарырга карар ителгәнлеге турында тулырак «Татар-информ» материалын укып белергә була.