ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Димитровград Сабантуе кунагы: «Өмет»кә язылыр идем, татарча укый белмим шул

0
Димитровград Сабантуе кунагы: «Өмет»кә язылыр идем, татарча укый белмим шул

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Мәрьям Хәйбуллованың «Димитровград Сабан туе» дигән язмасы чыкты.

15 июнь көнне Димитровград шәһәренең Западный паркында татарча музыка иртәдән кичкә кадәр бер дә тынып тормады. Табигатьнең искиткеч гүзәл почмагында хәзер инде традициягә кергән Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Әлеге күркәм бәйрәм шәһәр администрациясе һәм җирле татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган иде.

Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасында катнашучыларны шәрәфле кунаклар - өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко, шәһәр башлыгы Сергей Сандрюков, шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова һәм җирле татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Марат Вәлиев сәламләде. Мәчетебезнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыды һәм милли бәйрәмгә фатыйхасын биреп, дога кылдырды. Аннары милләттәшләребезне Татарстанның Аксубай районы башлыгы Камил Гильманов сәламләде һәм автономия эшчәнлегендә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

Димитровград - күп милләтле шәһәр. Барыбыз да зарыгып көтеп алган Сабан туена төрле милләт һәм дин вәкилләре бик теләп, яратып йөриләр. Күркәм бәйрәмне быел да балалар башлап җибәрде. Алар төрле мәйданчыкларда су ташу, капчык киеп йөгерү, авыш колга башына үрмәләп менү ярышларында һәм төрле уеннарда актив катнаштылар. Уңган хуҗабикәләр күргәзмәсе күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Анда кул эшләренә оста кызлар бисердан – сәйләннән беләзекләр ясадылар. Ә җитез, батыр малайлар һәм егетләр көрәш мәйданында тәгәрәде. Чүлмәк вату, төрле батутларда уйнауны әйтеп торасы да юк. Атка атланып йөрергә теләүчеләрдән хәтта озын чират тезелгән иде. Чая яшүсмерләр ял итүнең экстремаль төре - «Адреналин» паркы яныннан китмәде. Шәрәфле кунаклар боларны барысын да карап чыктылар һәм балаларның уңышларына чын күңелдән шатландылар.

Бәйрәмнең концерт программасын шәһәребезнең «Сүнмәс йолдызлар» ансамбле, милли киемле «Ак калфак» кызлары һәм «Чишмә» әбиләре бик тырышып әзерләгәннәр иде. Аксубай районы артистларының матур җырлары, дәртле биюләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

Паркның халык аеруча күп йөри торган аллеясында «Өмет» газетасына яздыру ноктасы урнашкан иде. Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Мәләкәс шагыйрәсе Гөлсинә Ханәфи дистәләгән кешене льготалы бәядән яраткан газетабызга яздырды.

«Өмет»кә бик теләп язылыр идем дә, тик татарча укый белмим шул, дип үкенүчеләр дә булды. Ә менә саф татарча сөйләшүче, ак яулыклы әби безне, чын мәгънәсендә, гаҗәпкә калдырды. Аңа ияреп килгән оныгы газетада ай саен чыгып килүче «Балалар сәхифәсе»нә күзләрен алмыйча карап торса да, яулыклы әбиебез, милләтебезнең киләчәгенә, татар теленә, газиз ана теленә битарафлык күрсәтеп, газетага язылмыйча китеп барды.

Җирле татар автономиясе тарафыннан әзерләнгән бәйрәм табыны артында пироглар, чәкчәк, бавырсак, башка төрле тәм-томнар белән хуш исле чәй эчәргә байтак кеше җыелган иде.

Мулловка бистәсендә яшәүче тынгысыз йөрәкле кул эшләре остасы Гөлкәй Гибадуллина тырышып теккән курчаклар күргәзмәсенең елдан-ел киңәя баруы сокландырды.

Бәйрәмдә төрле сәүдә нокталары эшләде, милли бизәнү әйберләре һәм хәләл ризык сатучылар бик күп иде.

Сабан туе тәмамланганнан соң да әле паркта татарча музыка озак яңгырап торды. Шуңа күрә халык өйләренә кайтып китәргә ашыкмады. Гаиләләре, дус-ишләре белән кичкә кадәр табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттеләр.