ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Зәй районында тыл ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котладылар

0
Зәй районында тыл ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Зәй районы Бура-Киртә авылында гомер итүче Вәсимә Зәйнетдинованы Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров бер гасырлык юбилее белән өенә килеп тәбрикләде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Вәсимә Зәйнетдинова 1924 елның 25 июнендә Бура-Киртә авылында туган. Бөек Ватан сугышы чорында ул Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эшләгән. Ә инде сугыш тәмамлангач, туган авылына кайтып терлекчелектә хезмәт куйган, озак еллар сыер сауган. Тормыш иптәше белән алар өч кыз тәрбияләп үстерә. Бүген ветеран кызлары тәрбиясендә күркәм картлык кичерә.

«Сез безнең җирлекнең иң озак яшәүче мөхтәрәм кешесе. Авыр елларда ил өчен куйган хезмәтегез, терлекчелектә армы-талмый эшләвегез өчен рәхмәт Сезгә! Сез җирлектә тырыш гаилә үрнәге булып яшәдегез, кызларыгыз да сезнең кебек уңганнар», — диде котлау сүзләрен ирештереп Мөнир Туктаров.

Шулай ук ул РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның, район башлыгы Разиф Кәримовның котлау открыткаларын, бүләкләр тапшырды, «Бердәм Россия» партиясе котлауларын да ирештерде.