ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Балашов шәһәре мәчетендә төзекләндерү эшләре башлана

0
Балашов шәһәре мәчетендә төзекләндерү эшләре башлана

Балашов шәһәре мәчетенең түбәсе тузган, ә бина үзе барлык мөселманнарны да сыйдырмый. Шуңа күрә Аллаһ йортында төзекләндерү эшләре башлана, дип белдерде Саратов өлкәсенең Балашов районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Имам сүзләренчә, проблеманы хәл итү өчен бинаның тагын бер катын төзергә һәм түбәсен тулысынча алыштырырга кирәк.

Хәзерге вакытта мәчет ике катлы. Беренче катта – хуҗалык һәм административ бүлмәләр, икенчесендә 60 квадрат метрлы намаз уку залы урнашкан.

«Без инде анда сыймыйбыз, - ди Ильяс хәзрәт. – Шуңа күрә чарлак рәвешендә өченче кат төзеләчәк. Аның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итәчәк».

Тәһарәт алу бүлмәсен урамга күчерергә ниятлиләр: мәчет ишегалдында аның өчен аерым бина була.

Имам билгеләп үткәнчә, реконструкция бүген, 1 июльдә, башлана һәм эшләр уңай барган очракта, ул бер айдан да артыкка сузылмаячак. Аннары эчке бизәкләү эшләрен башкарырга ниятлиләр.

Бүген кирәкле төзелеш материаллары әзер инде, эшчеләр иске түбәне сүтәргә керешә. Ремонт башлануга да карамастан, мәчет эшләвен дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.