ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 127 пар никахлаша

0

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанда 127 пар никахын теркәячәк. Никахлашу тантанасы «Казан» гаилә үзәгендә 6, 7 һәм 8 июльдә узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шимбә көнне «Туган авылым» комплексы мәйданчыгында шәһәр халкын һәм кунакларын гаилә бәйрәме көтә, анда гаиләләргә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина сөйләгән.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә шәһәрдә «Казан кешеләре» проекты акциясе узачак. Шәһәрнең төп урамнарында урнашкан 20 билбордта Казан гаиләләренең фотосурәтләрен урнаштырачаклар.

«Яшь парларның Гаилә көнендә никахларын теркәргә теләүләре күп нәрсә турында сөйли, ягъни ватанпәрвәрлек, гаиләгә, республикага һәм туган җиргә мәхәббәт», — дип билгеләп үткән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

  • 2024 ел башыннан ТР башкаласында никахлашу турында 4225 акт язуы теркәлгән. 105 пар (махсус операциядә катнашучы гражданнар) мөнәсәбәтләрен тизләтелгән тәртиптә канунлаштырган. Шул ук вакытта казанлылар арасында аерылышулар саны 22,6 процентка кимегән. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында никахлашу өчен иң актив яшь чоры — 25 тән 34 яшькә кадәр.

«Иң өлкән пар — 88 яшьлек кияү һәм 77 яшьлек кәләш. 18 яшькә җиткәнче никахлашкан бер кияү һәм дүрт кәләш бар иде», — дип ачыклык кертте Елена Студеникина.

Ел башыннан бирле ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре гражданлык хәле актларының 24 мең 586 язмасын рәсмиләштергән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,6 процентка күбрәк.