ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Чүпрәледә балалар ялының икенче сменасы ачылуда катнашты

0

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов Чүпрәле районында булды. Ул «Акчарлак» лагерының икенче сменасын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта «Туган як» сайтында Ранилә Алиуллова хәбәр ителә.

Бу сменада, 18 көн дәвамында, нәкъ менә райондагы «Беренчеләр хәрәкәте«нең активистлары җәйге ялларын уздырачак. Барлыгы 60тан артык бала ял итәчәк.

Сменаның тантаналы ачылышында шулай ук, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек вәкилләре дә бар иде.

Чарада әйдәманнар җитәкчелегендә һәр отрядның мавыктыргыч чыгышлары һәм сәламләүләре тәкъдим ителде.

«Иң зур көч — ул сез үзегез. Сәләтләрегезне, үзегезне күрсәтегез!», дип мөрәҗәгать итте Тимур Сөләйманов икенче сменага җыелган балаларга.

Икенче смена 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ул һәр көн төрле уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак.