ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024

Татарстан 200 егетне армия сафларына озатты

0

Бүген ТР Җыелма пунктында Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларына кабул ителгән 200 егетне тантаналы рәвештә армиягә озаттылар. Алар, Чита, Биробиджан, Хабаровск, Уссурийск һ.б. калаларны да кертеп, Көнчыгыш хәрби округының төрле шәһәрләрендә хәрби бурычын үтәячәк.

Татарстанда язгы чакырылыш кампаниясе 1 апрельдә башланды, ә 23 апрельдә егетләрнең беренче төркемен хезмәт итү урыннарына озаттылар.

Булачак солдатлар (алар тиздән хәрби ант кабул итәчәк) үзләре өчен яңа юлга аяк басар алдыннан дулкынлану хисләрен кичерә. Егетләр билгеләп үткәнчә, алар әлегә үзләрен алда нәрсә көткәнен белми, әмма лаеклы хезмәт итү теләкләре зур.