ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024

Саба районында 4 миллион каен, нарат һәм акация орлыгы чәчү планлаштырыла

0

Саба районы Лесхоз бистәсе урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының икенче ротациясен чәчүгә керештеләр. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк программасы проекты кысаларында үткәрелә. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

«Хәзерге көндә 1 миллион данә нарат һәм акация орлыгы чәчелде. Башта үсентеләр теплицаларда үсәчәк, аннары аларны үстерү кырларына күчерәбез», – дип сөйләде үзәк директоры Рашат Гарәфетдинов.

Быел барлыгы 4 миллион каен, нарат һәм акация орлыгы чәчү планлаштырыла.