ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024

Хезмәт ветераны Наил Сәетгәрәев: Чакмагышның күренекле Кодаяровлары — данлы татар нәселе

0
Хезмәт ветераны Наил Сәетгәрәев: Чакмагышның күренекле Кодаяровлары — данлы татар нәселе

Бүген Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылыннан булган Кодаяровлар нәселе җыены үтә. Нәсел дәвамчысы, актив җәмәгать эшлеклесе, тарихчы Наил Сәетгәрәев бу нәселнең бик данлыклы булуын әйтте.

«Чакмагышның Кодаяровлары — данлы татарлар нәселе. Бүген авылыбызда нәселебез җыены үтә. Шәҗәрәбездәге шәхесләр белән чын-чыннан горурланырлык. Бүген шулай нәселебездән булган абруйлы офтальмолог Уфа шәһәренең беренче шәрәфле гражданы Габдулла Кодаяров тууына 125 еллыкны билгеләп үтәбез», — диде Наил Сәетгәрәев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук әңгәмәдәш Татарстан мәгарифе үсеше өчен лаеклы өлеш керткән туганнарын да билгеләде. «ТАССРның Мәгариф Комиссары булган Галәветдин Кодаяров, Чаллыдагы КФУ филиалы галимәсе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рәзинә Мөһияр, Казанда ислам университеты профессор Гаяз Файзуллин бар», — дип сөйләде ул.

Аблай халкы Кодаяровлар нәселе варисларыннан абруйлы журналистика аксакалы, танылган язучы Әгъдәл һәм аның оныгы — әлеге көндә «Татар-информ»да эшләүче, Россиянең һәм Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы Юлай Низаевларны да хөрмәт итүен билгели. Авылның социаль учреждениеләрендә Кодаяровларга багышланган бик күп мәгълүмат саклана.