ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024

Татарстанда электр энергиясен сүндерергә ярамый торган объектлар исемлеген расладылар

0
Татарстанда электр энергиясен сүндерергә ярамый торган объектлар исемлеген расладылар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөмкин булган икътисади, экологик һәм социаль нәтиҗәләр аркасында 2024 һәм 2025 елларда электр энергиясеннән сүндерергә ярамый торган объектлар исемлеген раслаган боерыкны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«2024-2025 еллар чорына электр энергиясен куллану режимын чикләү икътисади, экологик, социаль нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган электр энергиясен (куәтне) кулланучыларның беркетелгән исемлеген расларга», - диелгән документта.

Кушымтада шул исәптән ТР Рәисе, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, республика министрлыклары һәм ведомстволары, ТР Прокуратурасы, Идел буе округы Арбитраж суды һәм Татарстанда Суд департаменты идарәсе, медицина учреждениеләре, башкарма комитетлар биналары һ.б. санап үтелде. Исемлек барлыгы 300 дән артык биттән тора.