Татарстанда җилле һәм салкынча көн көтелә
![Татарстанда җилле һәм салкынча көн көтелә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/6/29/1840d11065e5dd12c73375896d58b36f.jpg)
Бүген, 29 июньдә, Татарстанда метеошартлар начарлануы фаразлана, һава температурасы бераз төшә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Явым-төшем ихтималы аз, дип белдерә синоптиклар.
Җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә исә, вакыты белән 21 метрга (Казанда 18 метр) кадәр көчәячәк.
Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +18..+23 градус (Казанда +21..+23 градус) була.