ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Мөслимлеләр махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм җибәргән

0
Мөслимлеләр махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм җибәргән

Татарстанның Мөслим районы халкы махсус операция зонасына хәрбиләргә чираттагы шефлык ярдәме белән машина җибәргән. Мөслимлеләр маскировка костюмнары һәм эчке кием теккән, маскировка челтәрләре үргән, өй токмачы кискән һәм киптерелгән яшелчәләр әзерләгән.

«Коры душ ясап карадык. Кечкенә генә бакчада кулланыла торган япма материал – дорнитны кечкенә кисәкләргә турадык, губкаларга чистартучы гель сеңдердек. Губкага бераз су кушсаң, бөтен тәнгә җитәрлек күбек барлыкка килә. Моннан тыш, тупланмага сөлге һәм куллану буенча инструкция керә», — дип сөйли волонтер Люда Игошева.

Әлеге йөк партиясе өчен Җәлилдән коры аш, ботка, чәй һәм каһвә җыелмалары җибәрелгән. Волонтерлар сөйләвенчә, аш өчен ит һәм яшелчәләрне башта кайнаталар, аннары турыйлар һәм электр киптергечләрдә киптерәләр. Шуннан соң ашны порцияләп җыялар, килеп чыккан катнашманы вакуум яки зип-пакетларга тутыралар. Мөслим гимназиясе укучылары хәрбиләр өчен махсус беләзекләр үргән, аларны жгут урынына кулланырга мөмкин булачак. Районда яшәүче Зөһрә Мансурова исә дару тупланмалары җыярга ярдәм иткән.

«Ике атна чамасы элек хәрбиләргә «Нива» машинасын илттек. Бу машинада алгы сызыкка әйберләр алып баралар, яраланучыларны алып чыгалар. Машина минага эләшеп шартлаган. Бәхеткә, егетләр барысы да исән-сау! Машина зыян күргән. Шуңа күрә тәгәрмәчләр, ишекләр, запас частьләр җибәрдек. Моннан тыш, гуманитар йөк составында өч машина, ике мотоцикл бар», — диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Махсус хәрби операция катнашучыларына, нигездә, адреслы посылкалар җибәрелә, әмма гомуми файдалану өчен җибәрелгәннәре дә бар. Якыннары өчен посылкаларны мөслимлеләр белән бергә күрше районар халкы да җибәргән.

«Хәрби операция барган һәр ноктага барырга тырышабыз. Анда безнең егетләр! Без рәхәттә яшибез: җан тыныч, баш өстендә аяз күк, ә егетләр анда ризык һәм чиста су турында хыяллана. Алар безгә туган төсле якын, һәрберсе өчен җан сызлый. Мин монда үземне файдасыз кеше итеп хис итәм», - дип нәтиҗә ясады волонтер Рүзәл Минһаҗев. Ул рейска уналтынчы тапкыр чыгачак.

Материал Римма Афзалова ярдәме белән әзерләнде