ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Резидә Юсупова: Журналистлар берлеге эшчәнлеген планлы эшләр белән җанландырырга кирәк

0
Резидә Юсупова: Журналистлар берлеге эшчәнлеген планлы эшләр белән җанландырырга кирәк

Күптән түгел Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съезды булып узды. Биредә рәис сайланды. «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Резидә Юсупова берлек эшчәнлегенә карата үз тәкъдим-фикерләре белән уртаклашты.

Мин журналистлар съездына бармадым. Анда ниләр сөйләгәнне дә белмим. Мин җитәкләгән 30 кешене берләштергән татар матбугаты үзәгеннән беркем дә чакырылмады. Хәер, бүгенге көндә Чаллыда журналистиканың баганасы булып саналган, мәртәбәле «Челнинские известия» газетасыннан да катнашучы булмады.

Аның каравы, Илшат Әминовның «Татар-информ»га биргән интервьюсын зур кызыксыну белән укып чыктым. Ошады. Ул бүгенге көндә журналистларны чын-чынлап борчыган мәсьәләләргә тукталды. Бүген журналист һөнәр буларак зур үзгәреш кичерә. Аны ничек саклап калып, дәрәҗәсен ничек күтәреп була – үзе журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак та фикерләре тансык, кадерле. Бу бурычларны хәл итү өчен, әлбәттә, Журналистлар союзы көчле булырга тиеш. Ул көчле, инициативалы каләм осталарын берләштерергә тиеш. Бу нисбәттән, мин хезмәттәшләремнең фикерләрен ирештерүне дә кирәк дип саныйм.

Союзга керү нинди кагыйдәләр буенча башкарыла? Элек язган материалларга, журналистика өлкәсендәге эшчәнлегенә карап өлкән журналистларның тәкъдиме, комиссия рөхсәте белән кабул итәләр иде. Союзга керү яшьләр өчен бер биеклек, максат, һөнәри үсеш баскычы булырга тиеш беренче чиратта.

Безнең Чаллы бүлегенең эшчәнлеге соңгы елларда бик сүлпән. Бары тик съезд алдыннан гына ватсап төркеме булдырып җанланып алдылар. Анда да сүз взнослар җыюдан башланды. Әгәр түләмәсәгез, союздан чыгарабыз, дигәнрәк. Бу да – бәхәсле. Керү тәртибе булган шикелле, чыгу тәртибе дә үтәлергә тиеш. Аннары зур булмаган ул сумманы Журналистлар союзында торырга кызыккан теләсә кем түли ала, аның бит беренче чиратта лаек булуы, казанышлары булу шарт.

Шәхсән мин, Журналистлар берлеге эшчәнлеген планлы эшләр белән җанландырырга кирәк, дип саныйм. Анда тору кызык һәм файдалы булсын. Бүгенге көндә яшьләрне бу һөнәргә тарту авыр. Беренче чиратта алар өчен таяныч булсын иде берлек. Өлкән хезмәттәшләребез бу эштән читтә калмасыннар иде дигән теләктә, диде ул.

Журналистлар берлеге эшчәнлегенә карата тәкъдим һәм фикерләрне «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина язды.

  • Журналистлар союзына бәяләмә һәм тәкъдимнәр: нигә белмибез һәм нәрсә эшләргә?