ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Цзинань университеты галимнәре шешәле суның куркыныч булуын ачыклаган

0

Кытай Халык Республикасы Цзинань университетында үткәрелгән тикшеренү су саклау өчен пластик шешәләр куллануга бәйле потенциаль куркынычны ачыклаган. Галимнәр дөньяның төрле почмагыннан алынган 6 пластик контейнердан ультрашәмәхә нурлар һәм кояш нурлары тәэсирендә оча торган органик кушылмаларның парга әйләнүен өйрәнгән.

Экология һәм сәламәтлек порталы мәгълүматы буенча, тикшеренү нәтиҗәсендә барлык контейнерларның да төрле оча торган органик кушылмалар, шул исәптән алкан, алкен, спирт, альдегид, карбон кислоталары һәм ароматик кушылмалар бүлеп чыгаруы ачыкланган. Һәр контейнерда оча торган органик кушылмаларның уникаль составы булган, ул полиэтилентерефталат материалының искерү һәм таркалу процесслары белән бәйле. Табылган матдәләрнең кайберләре, мисал өчен, н-гексадекан потенциаль куркыныч дип табылган.

Токсикологлар мәгълүматны анализлаган һәм озак вакыт яктылык тәэсирендә пластик шешәләрдән оча торган органик кушылмаларның парга әйләнүе минималь дәрәҗәдә кала дип ачыклаганнар. Әмма алар шешедәге суны сак кулланырга чакыра, бигрәк тә озак кулланганда организмда агулы матдәләр җыелып барырга мөмкин.

Экспертлар шулай ук билгеләп үткәнчә, иминлек стандартлары кулланучыларның сәламәтлеген саклауны тәэмин итү өчен әлеге тикшеренү нәтиҗәләрен исәпкә алырга тиеш, дип яза «Татар-информ».