ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

«Өмет» газетасы: Ульяновск өлкәсендә хәләл буяу җитештерәләр

0
«Өмет» газетасы: Ульяновск өлкәсендә хәләл буяу җитештерәләр

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Хәләл буяу җитештерәләр» дигән язма чыкты.

«Ульяновск өлкәсендә эшләнгән» («Сделано в Ульяновской области») форумында иң яхшы яңа продуктны сайлап алдылар.

Традициягә кергән конкурста җиңүчеләр форумда катнашучы ширкатьләр арасыннан билгеләнә. Алар күргәзмәдә үзләренең уңышлы тормышка ашырылган проектларын һәм яңа гына чыгарыла башлаган товарларын тәкъдим итәләр.

«Марсель Абузаров җитәкчелек иткән лак-буяу заводы конкурс нәтиҗәләре буенча лидер итеп танылды. 2023 елда әлеге компания хәләл стандартлары нигезендә югары сыйфатлы универсаль акрил буявы җитештерүне җайга салган иде», - ди Ульяновск өлкәсенең «Мой бизнес» үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов.