ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024

Казах һәм татар халыкларының күренекле улы Морат Әүезов вафат

0

Казахстанның Алматы шәһәрендә озак авырудан соң казах һәм татар халыкларының күренекле улы, сәясәтче, әдәбиятчы, дипломат Морат Әүезов вафат булган. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан язучылар берлеге исеменнән мәрхүмнең якыннарына сабырлык телибез, кайгыларын уртаклашабыз. Морат аганың урыны җәннәттә булсын, диелә кайгынамәдә.