ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Үзәк банк «Автоградбанк»ның лицензиясен алды

0

Россия Үзәк банкы «Автоградбанк»ның (Чаллы) банк операцияләре башкару өчен бирелгән лицензиясен алды. Бу хакта регулятор сайтында хәбәр ителә.

«»Автоградбанк» АҖ кредит оешмасы банк эшчәнлеген көйли торган федераль законнарны, шулай ук Россия Банкының норматив актларын бозган, шуңа бәйле рәвештә регулятор тарафыннан соңгы 12 ай дәвамында аңа карата чаралар күрелде, шул исәптән аерым банк операцияләрен башкаруга чикләүләр кертелде; банк җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә каршы тору һәм террорчылыкны финанслау өлкәсендә закон таләпләрен бозуга юл куйган», - диелә хәбәрдә.

Үзәк банк искәрткәнчә, «Автоградбанк» озак вакыт нәтиҗәсез бизнес-модель буенча эшләгән, эшчәнлеге активларның сыйфаты кимү һәм начараю белән характерланган. Капиталның җитәрлек булуына карата таләпләрне формаль рәвештә үтәү еш кына схемалы операцияләр (килешүләр) хисабына тәэмин ителгән.

Банк акчаны күләгәдәге әйләнешкә чыгаруга юнәлдерелгән сизелерлек күләмдә шикле операцияләр башкара торган клиентларга хезмәт күрсәткән. Үзәк банк җинаять төсмере булган операцияләр турындагы мәгълүматны хокук саклау органнарына тапшырачак.

Кредит оешмасы активларның күләме буенча РФ банк системасында 218нче урынны биләгән.