ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Төркиядә Корбан бәйрәме вакытында 16 меңгә якын кеше зыян күргән

0

Төркиядә Корбан бәйрәменең беренче көнендә, корбанга дигән хайваннарны чалган вакытта җәрәхәт алып, 16 меңгә якын кеше табибларга мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итте илнең сәламәтлек саклау министры Фәхреттин Коджа X социаль челтәрендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Корбан бәйрәме – мөселманнарның төп бәйрәмнәреннән берсе. Төркиядә якшәмбедә бәйрәмнең беренче көне билгеләп үтелә, илдә 24 июньгә кадәр ял көннәре игълан ителгән. Социаль челтәрләрдә, һәр елдагыча, итчеләрдән качып котылган хайваннар сурәтләнгән күпсанлы видеолар урнаштырыла.

«Бәйрәмнең беренче көнендә, корбан чалу вакытында җәрәхәтләр алып, хастаханәләргә 16 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 1274е – Анкарада, 840ы – Истанбулда, 416сы – Измирда. Хайваннарны профессионаллар чалмаган вакытта шундый хәл килеп чыга», - дип язган министр.