ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Алексеевскида «Туган телем – хәзинә» чарасы Алсу Нәҗметдинова иҗатына багышланды

0
Алексеевскида «Туган телем – хәзинә» чарасы Алсу Нәҗметдинова иҗатына багышланды

Алексеевск районы үзәгендә Балалар сәнгать мәктәбендә «Туган телем – хәзинә» дип аталган Алсу Нәҗметдинова иҗатына багышланган кичә узды. Алсу районда билгеле шәхес, шактый еллар район мәктәпләрендә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Шул ук вакытта әдәбият-сәнгать өлкәсендә дә үзен сыный.

«Бу минем әнием Тәнзиләнең тәрбиясе, без дүрт кызны ул һәрвакытта мөнәҗәтләр көйләп чәчләребезне үрә иде. Күңелгә сеңеп калган», дип, кичәдә кайберләрен көйләп тә күрсәтте. Ул шигырьләр, хикәяләр яза, китаплары да дөнья күргән.

Ул районда «Сүз» әдәби берләшмәсен оештырып җибәргән. Татар һәм рус телләрендә иҗат итүчеләрнең тупланмасы да аның тырышлыгы белән басылып чыкты.

Бу көнне Алсу Нәҗметдинованың иҗатын зурлап Казан кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Шәрапова, Аксубайдан туганнары, якташлары, шулай ук хакимият җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Хәмзина, Рөстәм хәзрәт, ветеран мөгаллим, тарихчы Бәдретдин ага Шәйхетдинов, милли җанлы эшмәкәр Розалия Сөниева һәм башкалар иҗатында һәм милләткә файдалы хезмәт күрсәтүдә уңышлар теләде.