ru24.pro
World News in Tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

БРИКС Уеннарында катнашучылар Казан мәчетендә Гает намазы укыды

0

БРИКС Уеннарында катнашучылар Корбан бәйрәмен Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Алтаң мәчетендә намаз уку белән билгеләп үтте.

Төнлә спортчы мөселманнар Казанның әлеге мәчетенә килде һәм анда Гает намазын укыды, дип хәбәр итә ярышларның матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, Казанда уза торган БРИКС Уеннарына мөселман дөньясы илләреннән шактый күп спортчы килде.

«Без Казанда БРИКС Уеннарын оештыручыларның дини традицияләргә игътибар бирүенә бик куанабыз. Корбан бәйрәме – мөселманнар өчен бик мөһим бәйрәм һәм безгә, Россия үзәгендә торып, төрле милләтләр арасында бердәмлекне тоюы рәхәт», - диде Бәһрәйн җыелмасының каратэ буенча тренеры Мөхәммәд Ларби Бумезбё.

Чарада төрле илләрдән килгән 100гә якын атлет бар иде. Намаздан соң алар ярышларга әзерләнү өчен Универсиада авылына юл тотты.

Казанда узучы БРИКС илләре Уеннарына 90нан артык илдән 4 мең катнашучы килде. РФ җыелма командасы ярышларның беренче ике көнендә инде 80 алтын медаль яулады һәм гомумкоманда зачетында лидер булып тора. Икенче баскычта – Белоруссия, өченчедә – Кытай.